ТАЛ и. 1. 1) Талчалар семьялыгыннан гадәттә су буйларында куак булып үсә торган сомгыл чыбыклы, озынча тар яфраклы агач. Инеш хәзер үзе дә шул тал тирәли икегә бүленеп ага. А.Хәсәнов. Тал ботагында кычыткан чыпчыгы кыбырсына. Ә.Гаффар. Чишмә-инешләр типкән урыннарда сәрви, шомырт, камырлык, гөлҗимеш, тал, зирек агачлары, чикләвек куаклары тезелешеп утыра. В.Имамов

2) поэт. Нәзек озын сабак. Бакчада былбыл сайрыйдыр Баг гөлләре талында. Җыр

2. с. мәгъ. Шул агач чыбыкларыннан үрелгән, шуннан ясалган. Беришләре канау читләренә тал киртәләр кагалар. М.Хәбибуллин. Гаиләдә өченче кызы дөньяга килгәч, аның өчен тал бишек үргән әти. Г.Сабитов

Тал чыбыгы ашату Таяк яки чыбык белән кыйнау; җәзалау. Халыкны тынычландырыр өчен, Казан губернаторы үзе авыл борынча халыкка тал чыбыгы ашатып йөрде. М.Галәү. Тал чыбыгы ашау Кыйналу; җәзалану. Тал чыбыгы ашап үскән малайлар ич, безгә күнегәсе түгел. Р.Мөхәммәдиев. Тал чыбыгыдай к. тал чыбыгы кебек. Безгә тал чыбыгыдай зифа буйлы бер кыз очрады. А.Шамов. Тал чыбыгыдай нечкә билле, зифа буйлы, озынча чибәр йөзле элекке Гөлүсәгә тамчы да охшамаган иде ул. В.Нуруллин. Тал чыбыгы кебек (сыман, шикелле) Бик зифа буйлы, матур гәүдәле (хатын-кыз тур.). Ул тал чыбыгы сыман зифа, күзләре зур, бит урталары алсуланып тора: тагы да матураеп киткән. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә