ТАКЫЯ и. гар. этн. 1) Ташлар, тәңкәләр белән бизәлгән сай цилиндрсыман хатын-кызлар баш киеме. Такыямның күрекле ташы зөбәрҗәт, Матур йөзгә килешә шул чибәр зат. К.Тинчурин. Хәтфә калфаклар, чигелгән кәләпүшләр, укалы такыялар – һәммәсе Казаннан килеп, Мәскәүдә сатыладыр. Ш.Мөхәммәдев. Әбинең өстендә ала-кола бикасап камзул, башында такыя, аның өстеннән юка шәл, баш түбәсендә кызыл ашъяулыкка төргән зур гына төенчеге бар. Г.Бәширов

2) Түбәтәй, кәләпүш. Бая һәм әйткән идек: кияү кыз катыннан бик яхшы такыя, күлмәк-ыштан, чикмән, сәгать алып кайта – кыз бүләге. К.Насыйри. Гади кәпәчен салдырып ыргыттылар да, аңа алтын ука белән чигелгән такыя кигезделәр. Р.Батулла

3) Чәчәкләрдән үрелгән башка кия торган боҗра. Актан киенгәннәр, башларында кыр чәчәкләреннән үрелгән такыялар. Г.Гобәй. Юл буендагы әрәмәлеккә тукталып, җиләк тә ашадык, чәчәкләр җыеп, мин аңа такыя да үреп бирдем. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә