ТАКЫ’-ТОКЫ хәб. сүз. сөйл. 1. 1) Бик аз; җитәр-җитмәс. Ашарга такы-токы: он кайтармыйлар, ярма югалды. А.Гыйләҗев. Саҗидәгә бигрәк тә авыр, чөнки әле аңа унөч яшь тә юк, буыннары ныгымаган, өс-башы юка, ашау такы-токы. Ф.Бәйрәмова 2) Начар, тиешле дәрәҗәдә түгел. Минем урысчам такы-токы. Н.Фәттах. Янына һичкем тукталмый, Көне буе торып та; Урысчасы такы-токы, Шуңа авыз йомык ла. И.Диндаров 2. рәв. мәгъ. 1) Бик аз, җитәр-җитмәс булып. Ләкин ашау ягы бик такы-токы булганлыктан, анда озак яту мөмкин булмаган. М.Мәһдиев. Фрау Эльза бер кешелек паёк алып туклана, шуңа үзенең «натураль» хуҗалыгы биргәнне дә китереп кушкач, ризыклары Азат белән икесенә такы-токырак булса да җитеп бара. А.Тимергалин 2) Аз, тиешле дәрәҗәдә түгел. Урысчаны да такы-токы гына беләм. Ә.Айдар 3) Көчкә, очын-очка ялгап. Такы-токы яшәү 4) Өзек-өзек, ишетелер-ишетелмәс, аңлашылыр-аңлашылмас. Бүлмәдән бүлмәгә йөриләр, такы-токы нидер сөйләнәләр, ә Акъәби, ишектән күзен алмыйча, аларны көтеп ята. Ә.Еники 3. с. мәгъ. 1) Аз, җитәр-җитмәс булган. Хәер сорашып дигәндәй тапкан такы-токы ризыкны кемгә җиткерсеннәр. Н.Әхмәдиев. Үзебезгә дә такы-токы гына акылны, юк-бар фикерне, телдән телгә, китаптан китапка йөреп шомарып беткән, бәясе өч тиенлеккә әйләнгән сүзләребезне алтын бәясенә сатарга тырышабыз. Р.Миңнуллин 2) Очын-очка ялгап яшәрлек кенә. Кая ул: икебез эшләп алган акчадан ике әнигә өлеш чыгаргач, фатир өчен түләгәч, керәчинен-утынын кайгырткач, ипи-тозлык кына, такы-токы тормыш алып барырлык кына кала. К.Миңлебаев |