ТАКЫРЛЫК и. 1) Такыр булу, тигезлек, тигезләнгәнлек (җир өслеге тур.). Республика территориясе аша узучы 400 чакрымга сузылган М –7 (Мәскәү – Уфа) юлының такырлыгы ташка үлчим ---. Ватаным Татарстан 2) Кулланылып бетү, сарыф ителү; бушлык. Тик базарчы бабай, безнең кесәбез такырлыгын белептер инде, аларны акчага сатмый. М.Хуҗин. Ләкин мәсьәләнең бер кыен ягы гына аны борчый – кесәнең такырлыгы. Р.Кәрами 3) Такыр җир, такыр урын. Бараклар янындагы такырлыкта кичләрнең берендә бер төркем егетләр тәмәке тартып утырдылар. М.Мәһдиев |