ТАКЫРЛА’У ф. 1) Такыр итү, такырайту. Һәр бирмеш көндә йөреп, җылы табан асты белән шомартып такырламагач, чистартып себермәгәч, йорт-кураны чүп үләннәре, төрледән-төрле чәчәкләр басымчак итә. Ә.Гаффар

2) күч. Нәрсәне дә булса тәмам бетерү; сарыф итү

Такырлап бетерү Бик яхшы такырлау. Бүреләр генә такырлап бетергән. Ф.Шәфигуллин

Такырлап тору Даими, әледән-әле такырлау; әле, хәзерге вакытта такырлау

Такырлый төшү Бераз такырлау. Юлны такырлый төшү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә