ТАКЫРЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. такырлау

2) Такырга әверелү. Берничә көн эчендә юллар такырланды, төзелеш мәйданында тузан болытлары уйный башлады. Р.Вәлиев

3) күч. Начарлану, саегу. Иванның хәтере вакыты-вакыты белән шундый такырлана ки, үзенең күпме ашаганын, күпме эчкәнен дә белми башлый. З.Мәхмүди

Такырлана бару Акрынлап такырлану. «Яшеллеген җуйган асфальт кебек Такырлана бара күңелләр» шикелле мисаллар китереп сокланды [ул]. Кызыл таң

Такырлана башлау Такырланырга тотыну; такырлану билгеләре күренү. – Уф, нишләтәсез сез мине, Гөлнур, – дип, ул, ак яулык чыгарып, инде такырлана башлаган маңгай өстен сөртте. Г.Әпсәләмов. Соңга таба ашау ягы да такырлана башлады карчыкның. Безнең гәҗит

Такырлана төшү Бик аз күләмдә, сизелер-сизелмәс кенә такырлану. Шомбайларның бераз Күзен ачыйм, Такырлана төшкән Акылларын бераз языйм да... Ф.Яхин

Такырланып бетү Бик такырлану. Ә анда, дистәләгән аяк таптаган, такырланып беткән көлсу туфракта, тереклек ияләре яшәү өчен тырмаша. М.Маликова

Такырланып җитү Тиешле дәрәҗәдә такырлану. Әле юл такырланып җитмәгән. М.Гафури

Такырланып килү Соңгы арада такырлану. --- Иң элек ашау ягын карарга кирәк икән, чөнки азык-төлек тирәсе такырланып килә иде. Т.Нәбиуллин

Такырланып кую Кинәт такырлану. Көннәрдән бер көнне ул бөтенләй такырланып та куйды. С.Рафиков

Такырланып тору Даими яки әледән-әле такырлану; әле, хәзерге вакытта такырлану. Далада такырланып торган юл чатына җиткәч, кул-аяклары артка каерып бәйләнгән, киемнәре ертылып, үзе канга батып беткән Габдрахманны ташлап калдырдылар да, бөтен гаскәр, көчле йодрык булып, тиз-тиз генә төньякка таба китеп юкка чыкты. В.Имамов. Юл гел такырланып тора. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә