ТАКЫРБАШ и. сөйл. 1. 1) Башын кырдырган кеше. Беркөнне өч такырбаш кергән иде. Н.Гыйматдинова 2) күч. Надан, гыйлеме-белеме сай кеше 3) Дөньяга карашлары расизмга корылган кеше; скинхед: русчасы: бритоголовый. Такырбашлар оешып кеше кыйнап кына йөрмиләр. Кәеф ничек? 2. с. мәгъ. Башы такыр булган. Никита Туранин, хан җилкәсенә орынып, бөек кенәз әмерен җиткезде – юк, такырбаш татар ханы аягүрә торырга теләмәде. Р.Батулла. Чәч китәрүче кызларның холкын беләсез инде, алар такырбаш клиентларга сәлам дә бирмиләр. К.Кәримов |