ТАКЫРАЮ ф. 1) Такыр булып калу, тапталып тигезләнү. Юллар чатлап такырайды. Р.Батулла 2) Чәч коелу, пеләшләнү. Баш такыраю 3) Берәр нәрсәнең өслеге ашалу. Кайчандыр яхшы булып исәпләнгән пальтосының каракүл якасы инде такырайган, кесә тирәләре беләүләнеп ялтыраган. М.Мәһдиев 4) күч. Бушап калу, тотылып бетү. Кесә тиз арада такырайды. Г.Ибраһимов. Кием-салым, ашау-эчү дип кайгырмыйсың, ләкин айдан айга кесә такырая иде. С.Шәрипов. Акча ягы такырайгач, кемнән әҗәткә сорап торыйм икән дип уйга калдым. Бөгелмә авазы 5) күч. Начарлану, мөшкелләнү. Ялгыз бер кешенең кулына карап тора башлагач, болай да эшләр такырайды. М.Галәү. Тамак ягы да такырайды, элек әҗер-күчтәнәчләргә яши идем, хәзер коры пенсиягә калдым… Г.Гыйльманов Такыраеп алу Бераз такыраю. Беразга юллар такыраеп ала Такыраеп бару Акрынлап такыраю. Күренеп тора: эш рәтен белүче – газон нолёвка белән алган кебек такыраеп бара иде. М.Мәһдиев Такыраеп бетү Тәмам, бик нык такыраю. Атлар хәтсез еракта иде: арканлаган җир такыраеп беткәнлектән, читкә тартыла-тартыла, казыкны суырып алып киткәннәр күрәсең. М.Шабай. Такыраеп беткән һәм караңгыда аксылланып торган сукмактан территориянең бер почмагыннан икенче почмагына атлый. Х.Камалов Такыраеп килү Акрынлап такыраю, бетүгә якынлашу. Табакның төбе дә такыраеп килә икән менәтерәк. А.Хәлим Такыраеп китү Соңгы арада сизелерлек такыраю. Ашаулар такыраебрак китте шул. Г.Камал. Тирә-юнебезне дошман урап алган, матди яктан өшәнгән елларда да сыгылып төшмәгән саф, нык, куәтле рухыбыз ничек болай такыраеп киткән?.. Казан утлары Такыраеп тору Вакытлыча такыраю Такырая бару Торган саен такыраю. Ашарына, кияренә такырая барган саен кешеләр бер-берсенә ярдәмчелрәк, шәфкатьлерәк була барган. К.Тимбикова. Ә кесә төбе такырая бара. Татарстан яшьләре Такырая башлау Такыраюга таба бару. Күңелемнән, менә бусы соңгысы, яңадан бу юлга бармыйм, дип ант итәм, тик кесә такырая башлауга, антым онытыла. Ф.Яруллин. Акча янчыгы соңгы арада такырая башлады, кәрәзле телефон аркылы иртән авылга чылтыратып, бу хакта хәбәр иттем. Татарстан яшьләре Такырая төшү Берникадәр такыраю. Сәгыйть абзый такырая төшкән башын уч төбе белән сыпырды. М.Хуҗин. Баш түбәләре такырая төшкән кавалерлар берәм-берәм читкә тайпылырга мәҗбүр булды. Р.Мөхәммәдиев |