ТАКЫРАЙТУ ф. 1) Такыр итү, тыгызлап тигезләү. Без бәләкәй чакта су буендагы үзәнлектә бер шайтан таягы да, бер төп кычыткан да үсмәде, көннәр буе уйнап, без такырайта идек аны. И.Нәбиуллина

2) күч. Бик еш булу. Отпуск бетәр алдыннан, шундый теләк һәм өмет белән, Наҗар үзе такырайткан таныш юллардан үз кыйбласына таба китте. Ә.Баян. Алар редакциягә юлны шактый такырайттылар. Ф.Җамалетдинова

3) к. такырлау (2 мәгъ.)

Такырайта башлау Такырайтырга тотыну. Октябрь бәйрәме узгач, Габсаттар, фронтка китү ниятеннән, военкомат белән авыл арасындагы юлны такырайта башлагач, Әсмагөл йөрәгендәге ул шырпының кадавына чыдар әмәлләр бетте. Б.Камалов

Такырайта тору Әлегә такырайту

Такырайта төшү Тагын бераз такырайту

Такырайтып бетерү Тәмам такырайту. Гитлерчылар инде, сугышның беренче айларындагыча, 157 совет авиациясен тар-мар иттек, дип шапырынмыйлар, киресенчә, үзләре бункер юлын такырайтып бетерде. Г.Әпсәләмов. Бер көнне Мәскәү белән ике арадагы юлны такырайтып бетергән илчесе Аппак морзаны янына дәшеп алды [ул]. В.Имамов

Такырайтып тору Даими яки әледән-әле такырайту; әле, хәзерге вакытта такырайту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә