ТАКЫР с. 1. 1) Тапталып, тыгызланып тигезләнгән (юл, сукмак һ.б. тур.). Юл такыр, тузан юк, күк алаша, эченә кату төшүдән горт-горт иткән тавыш чыгарып, үз көенә салмак кына юырта... Ә.Еники. Чирәмле такыр гына юл. К.Миңлебаев

2) Йөрергә уңайлы. Ата юлы балага такыр. Мәкаль

3) Тигез итеп төбеннән урылган. Үткер корыч, үз артыннан киң дуга шикелле такыр эз калдырып, чыжылдап, үлән сабакларын кырып салды, дымсу, яшел печән, бергә җыелып, сул аяк янына килеп өелде. Н.Фәттах

4) Сөрелгән һәм чәчелми калдырылган (басу, кыр тур.). Такыр җиргә, бүлгәләп, Бодай таратасыңмы? Чын күңелдән сөясеңме, Әллә шаяртасыңмы? Җыр. Оста токарь кырган кебек, Кыр өсте тигез, такыр. Ә.Исхак

5) Үсемлеге, үләне-агачы булмаган. Анда берни күренми: ярым үле карурман юкка чыккан, аның урынында ниндидер аксыл төстәге иксез-чиксез бушлык, такыр чүл җәйрәп ята иде. А.Тимергалин

6) Чәче, төге төптән, пеләш итеп алынган. Гали абзый фуражкасын салып, ак яулыгы белән такыр башын сөртте. Г.Әпсәләмов. Шамил белән Мансур икесе дә такыр башлы, авызлары ерылган. В.Имамов

7) Өслеге берни белән дә капланмаган, чиста. Ә инде тапсаң, гөмбәнең дымсу такыр башына кунган яфрак кисәкләрен әкрен генә сыпырып төшерәсең, ләкин кисеп тырыска салырга ашыкмыйсың. Н.Гыйматдинова

8) күч. Буш, эчендә, өслегендә бер әйбер дә калдырылмаган. Такыр кесәдә һәм күңелдә ямьсез бушлык. Р.Низами. Кибет киштәләре күргәзмә экспонатлары куярдай такыр иде. Н.Әхмәдиев

9) күч. Буш; бик аз; чамалы, җитәр-җитмәс. Казна сандыклары такыр булса да, Сафа Гәрәй хан Сөембагны төзү өчен үз хәзинәсеннән күп кенә акча бүлеп бирергә булды. Р.Батулла. Ваклап-ваклап кемдер акыл сата, үзенә дә такыр акылны. Р.Миңнуллин

10) күч. Бик начар, түбән дәрәҗәдә. Аның [Галинең] русчасы такыр иде. Г.Ибраһимов

2. и. мәгъ. 1) Тигезләп тыгызланган яки тапталган урын. Безнең урам такыры – җиз комганның бакыры. Җыр. Күзе ияләшә төшкәч, тутай күрде ки, алачыкның эче киез белән эчләнгән, тышы да киез белән тышланган; идәндәге ком балчыгына хәтле алынган: такыр салкынча, такырга тула җәелгән. Р.Батулла

2) геогр. Чүлләрдә, коры далаларда кибеп беткән сулыкларның төбе. Ком сахрасы тозлы такырга, анысы ак балчыклы үзәнлеккә тоташты. Т.Әйди

3. рәв. мәгъ. 1) Тапталып, тигезләнеп. Елга буе кояшка каршы тау бите булгач, кары күптән эрегән, кара җир кеше аягы белән тапталып, тап-такыр булып кипкән... Ә.Еники. Өздереп чап, чалгың уйнап торсын, такыр калсын покос арасы. С.Сөләйманова

2) Тигез итеп; төбеннән кырдырып (чәч, мыек, сакал тур.). Мыекны такыр кыралар, үстерәләр сакалны, Кеше күрмәстәй булганда ялтыраталар бокалны. Ш.Мөхәммәдев. Нигә кирәк икән юләрләргә мондый калын чәч, акыллы башлар такыр йөргәндә? Ф.Яхин

3) Үсемлексез, берни үсмәгән хәлдә. Такыр анда, улым, сыер түгел, сарык ашарлык та үлән калмаган. М.Яһудин

◊ Такырга калу к. такыр калу. Такыр калу 1) Бөтенләй бушап калу (кесә, янчык тур.); бетү; төкәнү, таксу (запаслар тур.). Такыр калды шул кесәләр, Анда җилләр исәләр. Р.Низами; 2) Кысынкылыкка, кытлыкка калу; ярлылану, бөлү. Такыр юл Берәр максатка ирешүнең ансат юлы. Тормышта теләгеңә ирешүнең такыр юлы булмый. Г.Минский. Кешеләргә чәчер өчен яз, алга барырга такыр юл кирәк. Ә.Гаффар. Тормыш такыр юл түгел, вакыт-вакыт анда сикәлтәләр дә очрап куя. Ә.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә