ТАКЫЛДАШУ ф. урт. юн. к. такылдау . Нәрсә биредә такылдашасыз? Т.Гыйззәт

Такылдаша башлау Такылдашырга тотыну. --- Сугыш кызып китте, ике яктан да пулемётлар такылдаша башлады. К.Рәхим

Такылдаша бирү Бернигә карамый такылдашу

Такылдашып алу Бераз такылдашу

Такылдашып кую Кыска гына бер ара такылдашу

Такылдашып тору Даими яки әледән-әле такылдашу; әле, хәзерге вакытта такылдашу

Такылдашып утыру к. такылдашып тору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә