ТАКЫЛДА’У ф. 1) Так-ток итеп тору. Тагын балталар шакылдады, ышкылар чыжлады, мүк кагучыларның имән чөйләргә китереп суккан тукмаклары такылдады. Р.Газиз 2) күч. Сөйләү. Я, такылда инде алай бик кыбырсып торгач! Г.Бәширов. Шәфи Алмас әле озак такылдады. Г.Әпсәләмов. Ату телевизордан иртә-кич шул хакта такылдыйлар. И.Диндаров 3) күч. Бик тиз, бик күп сөйләү; кабат-кабат бер үк сүзне сөйләү. Бер эшен бетерүгә икенчесенә тотына, шул арада үзе такылдарга да, көләргә дә, хәтта җырлап алырга да җаен таба. Ә.Еники. – Исән-имин генә яшисезме, дәгъва-үтенечләрегез юкмы, тормышыгыздан риза-бәхилме? – дип, гадәттәгечә, ишектән керә-керешкә саескандай такылдарга кереште [ул]. М.Әмирханов 4) күч. Сер тотмау, сүз йөртү. Гена, әлбәттә, анда бераз артыгын такылдады, ләкин барыбер уңга-сулга лыгырдап йөрүдән хатын-кызларга да, сату итүче иргә дә моннан мәгънә юк. Ә.Мушинский 5) күч. Әһәмиятсез яки мәгънәсез сүзләр сөйләү Такылдап алу Бераз такылдау. Трактор, кара төтен ургытып, каты гына такылдап алды. Н.Фәттах. Мин әле сезгә әйтәсе сүзләремнең яртысын да әйтергә өлгермәгән идем, ә менә бу адәм, кешенең сүзен бүлеп, үзенекен такылдап та алды. В.Нуруллин Такылдап бетерү Бөтен нәрсә турында такылдау. – Чү, Мөнирә, машинада ук әтиеңә бөтен яңалыкларыңны такылдап бетермә, – диде Суфия ханым, көлемсерәп. Г.Әпсәләмов. Гапсаттар әйтәсен такылдап бетермәгән иде, без аның дәвам итүен көттек ---. Ф.Яхин Такылдап китү Көтмәгәндә такылдый башлау. Хуҗабикә, сорауга туры җавап бирүдән тайчынып, әмма бу темага кагылуына һич кенә дә үкенмичә, Зөлфияне мактап такылдап китте. Т.Галиуллин Такылдап кую Көтмәгәндә бераз такылдап алу. Алар ягыннан көндез бер яки ике тапкыр туптан аталар, теләр-теләмәс кенә дигәндәй, пулемётлары такылдап куя. Г.Әпсәләмов Такылдап тору Даими яки әледән-әле такылдау; әле, хәзерге вакытта такылдау. Өзлексез такылдап торган тәгәрмәч тавышлары күңелле көлү астында күмелеп кала. Г.Әпсәләмов. – Туктаусыз эше турында гына такылдап торган ир белән яшәгән хатынга Алла ярдәм бирсен, – диде Кифая, өйне яңгыратып. М.Маликова Такылдап утыру к. такылдап тору. – Шуларны микрофон алдында тутыйкош кебек такылдап утыр инде, – дип зарлана иде ул. Э.Гадел. Җәйгән, җәйгән, бар, такылдап утырма. Т.Гыйззәт Такылдый башлау Такылдарга тотыну. Шунда ук, апаларына сарылып, такылдый да башладылар [алар]. Ә.Еники. Поцелуйкин тагын нидер такылдый башлаган иде, Назимов аны бүлдерде ---. Г.Әпсәләмов. Турганов та немецча такылдый башлады. Х.Камалов Такылдый бирү Бернигә карамый такылдау. Редиска, суган йолыкканда, Мәлих мондагы матурлыкларга да соклануын тыя алмыйча, баягы төслерәк такылдый бирде ---. Ә.Баян. Уегызга ни килсә, шуны такылдый бирегез. М.Әмирханов |