ТАКЫЛДАТУ ф. 1) Так-так иткән авазлар чыгару. Автоматымны кысып тоттым, такылдатып корып куйдым, иптәшләремне ул-бу булмаска кисәтеп. М.Мәһдиев. Тукран шулкадәр тиз вә каты такылдатты ки, кыз түзмәде, башын күтәреп карады. М.Хәбибуллин

2) Берәр нәрсәгә бик каты бәргәләү, суккалау. Клавиатура такылдаталар. Т.Миңнуллин

Такылдата башлау Такылдатырга тотыну

Такылдатып алу Бераз такылдату. Автоматларын да такылдатып алалар. М.Хәсәнов

Такылдатып тору Даими яки әледән-әле такылдату; әле, хәзерге вакытта такылдату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә