ТАКЫЛ и. 1) Ырмау ясый торган ышкы. Такыл белән эшләп кую 2) Тар озын такта формасындагы озынлык үлчәү һәм туры сызык сызу коралы. Эштә акыл да кирәк, такыл да кирәк. Мәкаль. Такыл белән сызып, кырый-кырыйларын балта белән читлә. Н.Хәсәнов. «Кеше такыл тактасы ясарга да шуннан өйрәнгәндер әле», – дигән Нурулланың әтисе Миңнулла абый. Р.Газиз 3) Ювелирлык эшендә көмеш яки алтын чыбык сузу өчен кулланыла торган корал |