ТА’КТЛЫ I с. 1. Ипләп, уйлап эш итүче; әдәпле, нәзакәтле. Нинди әйбәт, тактлы ул. Х.Туфан. Директорыбыз Әнвәр абый – бик тактлы кеше, кайчандыр безнең авылда да укыткан, әти-әниемне, апаларымны яхшы белә, юкка-барга дәрес бүлдермәс. Н.Әхмәдиев

2. рәв. мәгъ. Ипләп, уйлап; әдәп белән. Бик тә тактлы эш итү сорала



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә