ТА’КТИКА и. гр. 1) Сугыш сәнгатендә аерым бәрелешләрне әзерләү һәм сугышу осталыгын тәшкил иткән төп алымнар. Сугышчан тактика тәртибе буенча, лейтенант Бикиев ротасына капитан Баранов батареясы беркетелгән. Х.Камалов. Шулар өстенә, ихтимал булган дошман авиациясенең дә техникасы үзенчәлекләрен, тактика үзгәлекләрен белеп торырга тиеш алар. Р.Мөхәммәдиев

2) Конкрет максатларны күздә тотып, конкрет урында һәм вакытта сугыш алып баруның теориясен һәм гамәлен өйрәтә торган фән, предмет. Сугыш игълан ителгән көнне без гомуми хәрби тактикадан имтихан бирергә тиеш идек. Г.Сафиуллин

3) Спортта җиңүгә ирешүнең төрле ысуллары һәм алымнары. Барганда, ярты юлыбызны үзебез катнашырга тиешле ярышлар төрен сайлауга, икенче яртысын стратегия һәм тактика билгеләүгә багышладык. Ә.Мушинский. Уен башыннан ук алар актив һөҗүмгә күчте, һәм мондый тактика уңай нәтиҗәләрен озак көттермәде. Шәһри Казан

4) күч. Максатка ирешүдә төрле чаралар һәм көрәш алымнары җыелмасы. Я, бу соң шигырь яза торган урынмыни? Кайда соң тактика? Н.Исәнбәт

5) күч. Уйлап эш итү. Логика, тактика, аннан да бигрәк дипломатия кирәк мондый очракта. С.Рафиков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә