ТА’КТИК I с. Тактикага бәйләнешле. Шул ук көнне Кимов тактик өйрәнүләргә чыгып киткән. Г.Әпсәләмов. Без противогазлар астык, мылтык макетларын күтәреп, кырга тактик дәресләргә чыктык, атакага бардык… М.Мәһдиев. Сәясәтенең ул төп стратегик юнәлешләрен билгеләп бетермәгән, әмма тактик планын күзаллап куйган иде инде. Ф.Яхин |