ТАКТАЛЫК с. 1. 1) Такта итеп ярырга ярый торган. Кемгә йортлык, кемгә такталык агач кирәк, кемгә утыны кирәк… Ә.Сафиуллин. Монда буралык нарат, имән, такталык чыршы хәстәрлик, кул астында барда эшләмәсәк, яңадан каян табарбыз?! Р.Хәбибуллина

2) Билгеле сандагы тактага җитәрлек. Дүрт такталык нарат

3) Билгеле сандагы тактадан торган. Бакча турысын узуга, инеш киңәйсә дә, анда бик үк калын булмаган субайлар сугылып, киңлеге өч кенә такталык басма сузылган. Т.Нурмөхәммәтов

2. и. мәгъ. Такта итеп ярырга ярый торган материал. «Гөлнадия апа, талашмыйбыз да, кычкырышмыйбыз да, алып каласың», – диде. «Алып калмыйм, миңа такталык, араталык алып килсәң – алып калам, ә сырны ашамыйм». Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә