ТАКТАЛЫ с. 1) Тактасы булган, тактага ия. Тагын да харабрак әллә кем кыяфәтенә кереп өлгермәсен бу диярәк, теге «Начальник» такталы ишекне ачып, эчке якка уза бардым. Ф.Яхин. Сәнгать мәктәбе интерактив такталы булды. Туган як

2) Тактадан эшләнгән; такта белән ябылган, тышланган һ.б. Кердек, куе караңгы агачлар арасында ниндидер калкулыклар, иңкүлекләр, черегән такталы чардуганнар, мүкләнгән, дымлы, яшькелт ташлар бар иде. М.Мәһдиев. Аның күз алдына үзләренең калтайган такталы капкасы, җимерек таш келәте, җимерек кар базы, авып-түнеп барган лапаслы абзарлары, келәсенә чыбык тыгып киткән өйләре килде. А.Хәлим

3) Яссы итеп прессланган, такта рәвешендәге. Бер-береңә эчтән янап, ананас, тавык ашап, Балеар утрауларында ясалган мәшһүр шәраблар эчеп утырырга мөмкин; бер-береңә ихтирамың ташыган хәлдә хозур кылып, тозга манып, мич бәрәңгесе ашап, такталы кытай чәе эчеп утырырга мөмкин… М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә