ТАКТАЛАНУ II ф. 1) Тыгызланып кату. Яңгырдан соң туфрак такталану 2) Авыр эштән йомшаклыкны, сыгылмалылыкны югалту. Бил такталану 3) Бик нык пычрану, керләнү, майлану. Эш киеме такталану Такталана бару Торган саен ныграк такталану Такталана башлау Такталанырга тотыну. Такталана башлаган куллар Такталана төшү Тагын да такталану; берникадәр такталану Такталанып бетү Бик нык такталану. Шәйхаттар бабай --- такталанып беткән кулы белән [Шәехтайның] ялын сыйпап куйды. Г.Гобәй. Кайчан гына күрмә, [каравылчының] өстендә такталанып беткән каткан кием. X.Кәрим Такталанып китү Кинәт такталану. Көчле яңгырдан соң җир өсте такталанып китте, иңкел урыннары ялтырап ката башлады. Г.Бәширов |