ТАКТА и. 1. 1) Бүрәнәне берничә тапкыр буйга телеп әзерләнгән, ике капма-каршы ягы да тигез яссы өслектән торган төзелеш материалы. Лагерьның бер җирендә иске такталардан, аннан-моннан гына кадаклап, бер сарай кебек нәрсә ясалган. Н.Дәүли. Гамилләргә әйләнеп кайтканда, такта китергәннәр иде инде. А.Тимергалин. Ике ир әллә каян озын киң такта табып килде. В.Имамов

2) Кайбер предметларның әлеге материалдан гыйбарәт булган, шуннан ясалган, төзелгән өлеше, детале. Соңгы дүрт як стенаны да карадым. Стенасы яңарак кына ясалганга охшап, һәрбер тактасына «Маварәэннәһердә сәяхәт» дип язганнар. Г.Тукай. Ләүкә такталары аларны көтеп кызган: аһ-ух, әллә-лә, мәллә-лә, анакайларым ла. Р.Батулла

3) Шул материалдан ясалган, аерым максатларда кулланылган кирәк-ярак. Шулай да шахмат тактасы янына утырырга үзләрендә көч тапты алар. В.Нуриев. – Иртәгә сәгать сигезгә приказлар тактасы янына килергә онытмагыз, – дип, директор чыгып китте. М.Мәһдиев. Куна тактасы зурлыгындагы «Бабаевский» дигән шоколадлар төяп, «Украина»га кайттык. И.Гыйләҗев

4) Корылмаларны эчтән яки тышкы яктан тышлау материалы, тыштакта; русчасы: вагонка. Әнисе килеп киткәннән соң, нишләптер, Надяның авылга йөрүе ешая башлады, һәм, ни хикмәт, өйдәге юк-бар эшләрне сәбәп итеп, иренә кайчан балконның эчен такта белән эшләп бетерәсен, кайчан ваннада ремонт башлап җибәрергә кирәклеген искәртеп, үзе генә кайтып килү ягын карый иде. Г.Бәйрәмова

5) Шул материалның кисәген хәтерләткән яссы әйбер. Пластик такталар җитештерү

6) Уку йортларында өсйөзенә язу-сызу башкарыла яки төрле язулы кәгазьләр беркетеп куела торган җиһаз; табло. Әгәр ул: «Теманы кем сөйләргә тели?» яки: «Такта янына кем чыга?» – дип сораса, иң элек мин кул күтәрәм! В.Нуруллин. Укытучылар да мине тактага чакырмадылар. А.Тимергалин

7) Зур яссы монитордан гыйбарәт электрон җиһаз. Компьютер, интернет, интерактив такта һәм башка инновацияләр артыннан куып өлгерергә дә кирәк бит. Безнең гәҗит

8) диал. Бер кыеклы түбә. Без, без, без идек: без унике кыз идек, бер тактага җыелдык – таң атуга коелдык (Унике кыз йолдызлыгы). Табышмак

9) күч. Ябык кеше. Аның хатыны – такта

2. с. мәгъ. 1) Тактадан (1 мәгъ.) торган; шуннан эшләнгән. Бакчаның бер ягында биек такта койма. Н.Дәүли. Әмма язмыш балаларга мәрхәмәтлерәк караган: урман авызында ук алар «Спорт базасы» дип язылган ике такта йорт янына килеп чыгалар. А.Тимергалин

2) Яссы, такта (I) рәвешендә прессланган. Такта чәй, ситсы, галош кебек әйберләрне Кара Чыршыга шыпырт кына шушы хатын торгыза иде. М.Мәһдиев

3) күч. Яссы һәм каты. Такта җир

4) күч. Ябык. Алар, гадәттә, җирән чәчле, соры, төссез күзле, кызыл чырайлы, озын борынлы, такта гәүдәле була. Х.Мөдәррисова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә