ТАКТ I и. нем. 1) Метрик музыкаль берәмлек. --- Монда көйнең тактларына, тавышларына карата ябык-ачык иҗекләрнең дөрес килүе дә роль уйный. М.Җәлил. Көй уңаена салмак кына чайкалып килә-килә дә, такт алышынганда кинәт кенә мимикасын үзгәртеп, кырт борылып куя. В.Нуруллин 2) Бер-берсеннән тигез аралыкта билгеле бер тәртип белән башкарыла торган хәрәкәтләр. Кулларын кысканда, аякларын гаскәриләр формасында такт белән китереп басканга күрә, бу исәнләшү бик матур чыкты. Ш.Камал. Инде хәзер старттагы тамаша тәмам, яхшылап шомартылган уңайлы трассалар өстендә бер дәрт, бер такт белән шуган чаңгы тавышлары гына яңгырый. Бөгелмә авазы 3) Эшләү ритмы. Монда барлык көчне төзек тактка салып баралар. Ш.Камал 4) махс. Нинди дә булса бер механизмның эш циклында аерым бер өлеш. Пар машинасының пешкәк такты 5) лингв. Сөйләмнең ритмик-интонацион бүленеше, паузалар белән аерылган кисәге. Чәчмә әсәрдә фраза синтагма (такт) чиге белән дә туры килергә мөмкин, бер төшенчә бер сүз (кар; буран), ике-өч сүз белән дә (салкын һава; Киек Каз Юлы) белдерелә ала. М.Саттарова |