ТАКСО’МЕТР и. рус Таксида эшне һәм юл бәясен күрсәтү өчен куелган счётчик. Таксист әле таксометрын сүндермәгән, анда нибары ике сум җитмеш өч тиен генә күрсәтә иде. В.Нуруллин. Әлеге канун нигезендә, такси хезмәтендә эшләүче кеше махсус рөхсәт алырга һәм машинасында таксометр урнаштырырга тиеш. Безнең гәҗит |