ТАКСИ и. ингл. Такса (I) белән кеше йөртә яки йөк ташый торган автомобиль. Ашыгып кием элгечкә килде, пальтосын алды, өстенә киде, клубтан чыкты да, троллейбус та көтмичә, такси алып редакциягә чапты. Г.Минский. Күп уйлап тормадым, такси ялладым да шунда киттем. А.Хәсәнов. Такси шофёры, Фәләхнең хәлен чамалап, машинасы инде тулы булуга карамастан (дүрт кеше утыра иде анда), Фәләхне утыртып алып китте. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә