ТА’КСА I и. нем. 1) Эш, хезмәт өчен төгәл билгеләнгән түләү нормасы. Извозщикка утыра, хәбәре юк таксадан: егерме тиен җиренә бер сум бирә кибеттәге кассадан. Ш.Мөхәммәдев. Исәп-хисапны без халыкара такса белән йөртәбез: йөз доллар! А.Хәсәнов 2) күч. Чик, күләм. Монда билгеле бер такса куелмаган, хәлеңнән килгәнчә булышасың. Алабуга нуры |