ТАКМАКЧЫ и. 1) Такмаклар чыгаручы; такмак әйтүче. Такмак кеби гади тезмәләрне Тукай шактый күп язды: Галимҗан Ибраһимов та, Дәрдемәнд тә аны «такмакчы» диделәр, бер укуда халык аңлый торган ул такмаклар, бәлки, Некрасовтан башланадыр? Р.Батулла. Аю биетеп йөрүчеләр 5 – 6 кеше, алар арасында курайчы, думбрачы, җырчы, такмакчы, көлдертүчеләре булган. Р.Ягъфәр 2) күч. Эстетик кыйммәте булмаган шигъри тезмәләр язучы, назымчы. Шигырь алып килдем әле, дип кереп кара алар хөкеменә! Салам тибрәтеп язучы... такмакчы... Ф.Яхин |