ТАКМАКЛА’У ф. 1) Такмак әйтү. Бәс, мин, яңа теле чыга торган баланың аңлашылмас такмагы кеби, вәзенсез-нисез бер бәет такмакларга керештем. Г.Тукай. Балалар килүчеләрне алдан өйрәнеп куйган «Ишек бавы» куплетларын такмаклап каршы алалар. М.Бакиров. Такмак такмаклар өчен сигез ел укыдыңмы?! Н.Гыйматдинова 2) Җыр, шигырь кебекләрне такмак рәвешендә әйтү, көйләү. Фәхрине шәйләп алгач, телендә тагын бер-ике ялкынлы фраза биетте дә шигырь сыманрак такмаклап әйтте ---. Ф.Яхин. Мәсәлән, төрки халыкларның бик күп борынгы уртаклыкларын чагылдырган йола – мәрхүмнең җеназасы, соңгы юлга озату йолаларында кешенең яхшы якларын әйтеп, образлы итеп такмаклап җырлау, сыктауның акын авызыннан башкарылуы бик үзенчәлекле. Ф.Баязитова 3) Бер үк сүзләрне билгеле бер ритмга салып әйтү, кабатлау. --- Йөри торгач аптырап, Салмак атлап, шәп атлап, Әллә нинди бер сүзне Алып киткән такмаклап. Ә.Фәйзи. – Тик тә тормагыз, күп тә урмагыз, башагы эләксә ярар! – ди-ди такмаклап, Гыйбаш абзый узып киткәли. Г.Бәширов. Ана түзмәде, күрше-тирә ишетмәслек кенә аваз белән тилмереп такмаклады: – Алдама инде, улым, алдама! Ф.Баттал 4) күч. Бер төрле ритм белән нинди дә булса тавыш чыгару. Аяклар астындагы каты кар такмаклап шыгырдый. Р.Мөхәммәдиев Такмаклап алу Бераз гына такмаклау. Тимеркәй беркөнне, сөйләшеп утырганда, әнә шушы такмакны такмаклап алды. З.Мәхмүди. Әле җырлап җибәрә иде аның әнкәсе, әле шигырь такмаклап ала... А.Мансуров Такмаклап бару Билгеле бер вакыт дәвамында такмаклау. Чү, нишлим мин, тутыйкош кебек, бер сүзне такмаклап барам лабаса. Р.Габделхакова Такмаклап бетерү Бик күп такмаклый башлау. Тиз арада әллә ниләр такмаклап бетерделәр. С.Поварисов Такмаклап җибәрү Такмаклый башлау. Төхфәт абзый, җаена мач китереп дигәндәй, такмаклап та җибәрде: «Чәй эчүнең шарты бар – бавырсак та коймак, Сары майга манып-манып, кунак алдына куймак!» Ә.Еники. Кемдер хәтта: – Бәхетленең кунагы соңлап килеп зурлады, – дип такмаклап җибәрде. Д.Бүләков Такмаклап йөрү Билгеле бер вакыт дәвамында такмаклау. Мин тагын абыемның якасына ябыштым: «Нәрсә такмаклап йөргәнеңне әтигә әйтәм», – дидем. В.Юныс. Мәйсәрә түти башкасына тешен кысып булса да түзәр иде дә бит, ә менә оныгының аңа: «Кыек күз, чалыш авызлы карт убыр», – дип такмаклап йөрүенә генә йөрәге нык әрни иде. Н.Хәмидуллина Такмаклап китү Кинәт тамаклап җибәрү. Ул күз яшьләрен сөртә-сөртә такмаклап китә ---. Н.Сәйяр Такмаклап кую Кинәт такмаклап алу. [Ул] Такмаклап та куйды: «Киткән кызлар кире кайта – бар да безнең бәхеттән». Х.Камалов. [Бала] – Әз эшләлгә, күп йоклалга, Тәмле асалга ялатам, – дип такмаклап куйды. Г.Галиева Такмаклап тору Даими яки әледән-әле такмаклау; әле, хәзерге вакытта такмаклау. Инде кул чабып, такмаклап торучы кызларның тамаклары карлыкты, инде менә-менә кемдер арып аяктан егылыр сыман тоела башлады. Ф.Латыйфи. Ямьсез җикеренеп, такмаклап торган Нурулла, үз ачуы белән мавыгып, тау аланындагы сазлыкка бата башлавын сизмәде дә. Г.Гыйльманов Такмаклап утыру Әле, хәзер такмаклау, озак вакыт такмаклау. – Әй Ходаем, бу күперне ничек салыйм да, агачларны ничек үстерим дә, алмаларын-хөрмәләрен ничек пешерим, – дип такмаклап утырганда, әлеге кыз килеп җитә. Әкият. Әгәр чыннан да, атна буе бикләнеп, шигырь такмаклап утыргансыз икән, димәк, сез нормаль түгел! М.Маликова Такмаклый башлау Такмакларга тотыну. Мәрьям дә элеп алып такмаклый башлады ---. М.Хәсәнов. Әллә бәбидән дә көнләшеп куйдымы, еламсырап такмаклый башлады [ул] ---. Г.Галиева. Башта ике төркемгә бүленү өчен санашасың, тезелеп басасың да, ике командирның берсе такмаклый башлый. Р.Газиз Такмаклый бирү Бернигә карамый такмаклау. – Нигә сиңа тиң булмадым икән мин, Мирсәет... – дип такмаклый бирә Рауза. Р.Мөхәммәдиев Такмаклый тору Әледән-әле, өзлексез такмаклау. Бала булса – шук булсын, шук булмаса – юк булсын, дип такмаклый торгач, догадан китте бугай. Безнең гәҗит |