ТАКМАК и. 1) тар. этн. Туйда бирәсе бүләкләр тутырылган сумка

2) этн. Туй бүләге өләшкәндә әйтелә торган җор сүзләр, куплет һ.б.

3) Башлыча бию көйләренә башкарыла торган кыска җыр; фольклор жанры. Үзе бии, биегән көйгә башын чайкап такмак әйтә ---. Г.Бәширов. И әнкәй, бигрәкләр дә тәмле итеп юындырасың Рамилне, ул такмакларны каян табып бетерәсеңдер? А.Әхмәтгалиева

4) күч. Коры рифмага гына корылган, эстетик кыйммәте булмаган шигырь; назым, мәнзумә. Үз союзларына язмаган һәм язмаячак картларны да, мәкалә яки шакмаклап такмак сырлаштырган кешеләрне дә, хәтта тәрҗемәчеләрне дә кабул итеп кенә торалар икән. Ф.Баттал. Моны ишеткәч, Кәримә еларга җитеште: – Бу минем шигырьләрем бит! Нинди такмак булсыннар? Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә