ТАКМАЗА и. фольк. 1) Халык авыз иҗатының көйләмичә әйтелә торган такмак, рифмалаштырылган шаян эчтәлекле сүзләрдән гыйбарәт кече жанры. Төрле бәет, такмаза, җырларның тууына сәбәп булган Галиуллин машинасы әнә шул инде. Г.Кутуй. Табышмак әйтешле дисеңме, җыр җырлаумы, такмаза чыгарумы – барысы да шунда. Ш.Мостафин

2) күч. Эстетик кыйммәте булмаган шигырь; назым. Шулкадәр күп китаплар арасында, мәсәлән, бер күзгә эләгерлеге юк икән. Кайсысына карама, шунысы, фаразан, урыс такмазасы. Ф.Әмирхан. Әмма шигыребез такмаза гына түгел, форма ягыннан төзек, эчтәлеге белән мәгънәле булсын. Л.Ихсанова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә