ТАККАРАВЫЛ и. Каравылчы итеп билгеләнгән кешенең, постын күздән ычкындырмыйча гына, тирә-якка качкан яки аның урынына килеп басарга омтылган уенчыларның берәрсен билгеле бер вакыт эчендә куып тотарга тиеш булуына корылган күмәк уен. Кая барсам да, мине, мулла баласы дип, халык башка малайлардан аерганга, хәтта җыеннарда яшьтәш кызларым илә таккаравыл уйнау да миңа гаеп булганга, мин үзем дә үземне һәрвакыт мулла баласыча тотарга вә укыган китапларым илә гамәл итәргә тырыша идем. Г.Тукай. Сафа белән Саҗидә, җитәкләшеп, тыгыз төркем эченә кереп киттеләр. Түгәрәк уртасыннан чыккач, таккаравыл уенын уйнаучыларга кушылып, беренче пар булып бастылар. М.Галәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә