ТА’КИ I терк. фар. иск. Теләкне белдергән иярчен җөмләне баш җөмләгә теркәү өчен кулланыла. Изге гадәтләреңне тот, таки гайреләр күреп тәгълим алсыннар. К.Насыйри. Һәр шәһәрдә үзенә күрә чүплек башы була бит, әйбәтләп шунда җәеп кенә карагыз, таки борыныгызга сатлык Моратлар белән эштән чыккан Ф.Сәйманилар сасысы кермәсен. Г.Тукай |