ТАК I с. 1) Җөп булмаган, калдыксыз икегә бүленми торган (бөтен сан тур.). --- Я так иҗекләрдә урнаштырылуга тартымлык күрсәтәләр. Г.Нигъмәти. Җөп түгел шул, так, диләр. И.Гыйләҗев. Йорт номерлары туры килмәсә дә (берсе – так, берсе – җөп), мин нигәдер «Теремок» шушы бәләкәй кибет урынында булгандыр дип күз алдыма китерә идем. А.Тимергалин

2) диал. Ялгыз; буйдак. Егерме лә яшем, тактыр башым, Җирән атым – ялгыз юлдашым. Җыр. Үзем Ситдикъ, атам Ягъкуб, бабам Исхак, Кардәшләрем җәфасыннан мин калдым так. Кол Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә