ТАЙЯР хәб. сүз. гар. иск. 1. Әзер. Тимер дружина беренче сигнал бирү белән большевикларга каршы сугышка чыгарга тайяр тора. К.Тинчурин. Иптәш хәрби комиссар! Карл Маркс исемендәге кызыл полкта барлыгы 633 кеше әзер. Беренче, икенче, өченче, дүртенче роталар, пулемётчы һәм элемтәче командалар сезнең хезмәтегезгә тайяр. Н.Исәнбәт. Тулаем номенклатура дигән таифә (каста) теләсә кемгә, теләсә нинди властька да яраклашырга тайяр ул! Ә.Еники 2. с. мәгъ. 1) Итагатьле, хөрмәт күрсәтә торган; күндәм, карусыз. Бәйләнештек без гомердә яр булып, Ул миңа һәм мин аңа тайяр булып. Ф.Бурнаш 2) Ярдәмгә һәрвакыт әзер булган |