ТАЙЧЫНУ ф. к. тайчану . Берәү шундый хәлдә калса, бөкрәер, йомылыр, өметеннән өзелер, барысы да бетте, дигән сылтау артына посар, актив хәрәкәттән тайчыныр һәм шулай итеп үзен үзе начар хәлгә куяр иде. Х.Камалов. Бөтен белгәнеңне сөйләргә керешсәң, болар сине аңгырага санаудан да һич тайчынмыйлар. Ә.Гаффар

Тайчына бару Акрынлап яки торган саен ныграк тайчыну

Тайчына башлау Тайчынырга тотыну. Соңгы араларда инде күзгә туры карап сөйләшүдән тайчына башлады ул. Казан утлары

Тайчына төшү Бераз тайчыну

Тайчынып алу Азга гына тайчыну

Тайчынып килү Билгеле бер вакытка кадәр тайчыну. Һәдия, төрле сәбәпләр табып, өзеп кенә җавап бирүдән тайчынып килде ---. Казан утлары

Тайчынып кую Кинәт бераз тайчыну

Тайчынып тору Вакытлыча яки әледән-әле тайчыну. Йомшаклык сизсә, һәрчак үз асылында булды, бер дә кәнфитләнмичә, бу хакта төрттереп тә, турысын әйтеп салырга да тайчынып тормады. И.Гыйләҗев. --- Үз иҗади көченә ышанган шагыйрь теләсә кайсы катлау кешеләре, танылган абруйлар белән конфликтка керүдән, ачы, усал бәясен күзләренә әйтүдән тайчынып тормый. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә