ТАЙЧАНУ ф. 1) Таеп китеп авышу. Ул кичә бу урында бераз тайчанды 2) Тайпылу. Миңнулланың күз алдында дага ялтырап китте: ул, кулын баш очына күтәреп, чак кына тайчанып өлгерде. И.Гази. Садыйк тәрәзәдән бераз читкә тайчанды. Ш.Камал. Куышканда, кинәт тайчанып, тоттырмый калу, сикергәндә, җитди кыяфәт белән йөгереп килеп, җеп астыннан чыгу кебек гадәтләре турында сөйлиләр. И.Нуруллин 3) ялг. Таяну. – Ярый... – диде дә, бер аягына тайчанган көе, икенчесен алгарак җибәреп, тәмәке урый башлады [ул] ---. Ш.Камал 4) башлыча юкл. форм. күч. Нәрсәдән дә булса тыелу, баш тарту. Куркып-посып үлгәнче, тайчанмый тауга менеп үл. Мәкаль. Мин аны, әле кичә иртә белән генә исән-сау хәлендә күргән кешене, мәет хәлендә күрергә куркам, җаным тайчана, берничек тә аягым тартмый иде. Г.Бәширов. Шул бәхет хакына туган илен калдырып китүдән дә тайчанмаган иде. М.Кәбиров 5) күч. Уңайсызлану, тартыну, оялу. Нәҗипне больницада нибары бер атна яткырдылар, «хәлегез түзәрлек, инфаркт юк, анализлар әйбәт, ә больницада урын җитми» дип, тайчанмыйча әйтеп бирде дәвалаучы врачы. А.Гыйләҗев. Туры җавап бирүдән тайчана [ул]. Т.Галиуллин Тайчана башлау Тайчанырга тотыну. Нәфисә хәзер Салтанатбикә белән очрашудан тайчана башлады. Ә.Мохтар Тайчана төшү Бераз тайчану Тайчанып алу Аз гына тайчану Тайчанып калу Кинәт тайчану. ...Тора-бара Радикның Фәриткә «әти» дип әйтүдән тайчанып калырга тырышуы сизелә башлады... З.Мифтахов Тайчанып китү Кинәт тайчану. Ишек ачылып китү белән, Гарәпшаның аяклары зур каталардан ычкынып, үзе артка тайчанып китте. Ш.Камал. Трюмның авызына җитеп, инде чыгарабыз дигәндә генә, мичкә тайчанып китеп өстемә төшә язды, ярый әле аякны терәп калдым: уң аяк кысылды, параша чайкалып өстемә түгелде. И.Салахов Тайчанып кую Кинәт тайчану. Кыз киек тырнагына эләккән болан баласыдай сискәнеп, тайчанып куйды, әмма егетнең киң күкрәгеннән, таза кулларыннан ычкына алмыйча тынып, буйсынып калды. Җ.Дәрзаман Тайчанып тору Вакытлыча яки әледән-әле тайчану. Вакытлыча гына булса да партия һәм төркемнәргә бүленүдән тайчанып торырга чакырам. Р.Мөхәммәдиев |