ТАЙФУН и. кыт. 1) Тын океанның көнчыгышында була торган җимергеч өермәле давыл. Әмма шушы кечкенә җиребездә дә тыныч түгел, шомлы-киеренке, кешеләр, тыннарын кысып, гүя зур тайфун килеп җиткәнен көтеп торалар. Ә.Еники. Бер заманны купты давыл, тайфун көче, Актарылды диңгез төбе, диңгез өсте. Г.Афзал. Җитмәсә, Япония ягында тайфун котыра, шимбә – якшәмбе яңгырлы булачак, дигән иде җирле халык. Туган як

2) күч. Бик көчле һөҗүм, кузгалыш. Пожар балкыр, утлы тайфун калкыр Халкыбызның бөек үченнән. Ә.Ерикәй

3) күч. Ачулы усал кеше. Менә әле ун-унбиш минут кына элек Гаптери исемле тайфун үтеп китте. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә