ТАЙТОЯК и. Кирказончалар семьялыгыннан тамырчалы, кыска сабаклы, тай тоягына охшаш яфраклы күпьеллык үсемлек; русчасы: копытень. Кайчандыр тайтояклар үсеп утырган бу үзәнлек Мурманск – Печенга шоссесының ачкычы булып әверелде. Г.Әпсәләмов. – Без тайтояк һәм миләүшә суын җыйдык, – дип җавап кайтарды тегеләре. К.Тәхау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә