ТАЙТ иярт. 1. Сискәнеп сикереп китүне белдерә. Көянтәңне асып, айт диген дә күрше коесына йөгер, тайт диген дә күрше коесына йөгер. А.Хәлим 2. ы. мәгъ. Көтмәгәндә килеп чыгып куркытканда әйтелә. Тайт! Нәрсә эшләп йөрисең монда? Бар, тизрәк тышка чык! А.Әхмәт. Кызы Зөллә, сабый чагында өстәл астыннан чыккан кебек кенә, әллә каян: «Әтием, тайт!» – дип килеп чыгар төсле тоелды аңа. Г.Гыйльманов ◊ Тайт итү Әзер булу. Син «тайт» иткәнче, мин берне «ялт». Ф.Садриев |