ТАЙПЫЛЫШСЫЗ с. 1. 1) Гадәти күрсәткечләрдән аерылмый торган, үзгәрешсез. Күп теләкләрең чынга ашып, кылган гамәлләрең тайпылышсыз икән, күңелең байый, бушлыкка чәчелми. М.Галиев 2) күч. Билгеле бер идеяләргә тугрылыклы, үзгәрми торган. Бу – идарә пунктының тайпылышсыз карары! Р.Батулла. Альбинаның тайпылышсыз принцибы бар: ул һәр елны өр-яңа программа әзерли, бер җырны икенче елда кабатламый. Кызыл таң 2. рәв. мәгъ. 1) Билгеле бер максатка, идеягә тугры булып. Ул [Баһави] үзенең теләген эзлекле рәвештә, тайпылышсыз башкарды. А.Расих. Я, кем шоп-шома гына, бер дә тайпылышсыз, туп-туры гына яши бу дөньяда? В.Нуруллин 2) Төгәл, тиешле дәрәҗәдә, җиренә җиткереп. Бу дөнья үзенең төзеклеге, законнарының тайпылышсыз һәм төгәл үтәлүе белән сокландыра. М.Маликова. Тормыш бертөслерәк аккан, гореф-гадәтләр, тайпылышсыз үтәлергә тиешле кагыйдәләр буыннан буынга күчә барган, яшәү нигезе булып әнә шулар хезмәт иткән. А.Гыйләҗев |