ТАЙПЫЛЫШЛЫ с. 1) Гадәти күрсәткечләрдән аермасы булган; тайпылыш күзәтелгән. Шул заманнардан бирле без табигый вакыттан ике сәгатькә тайпылышлы аерма белән яшәдек. Татарстан яшьләре 2) Сәламәтлек нормаларына туры килмәгән; үз-үзен тотышы нормаль булмаган. Шуны онытмаска кирәк: тролль – көндәлек тормыштан арыган, күңеле кайткан, психик һәм социаль тайпылышлы кеше. Л.Закирҗанова 3) Идеологик яктан дөрес түгел дип табылган. Бергә ашап-эчеп утырганда, ул тайпылышлы фикерләр ычкындыра идеме? Х.Камалов |