ТАЙПЫЛЫШ и. 1) Тыныч торыштан бер якка яки артка хәрәкәт ясау күренеше. – Азимуттан тайпылыш сизелми, – диде [ул]. А.Хәсәнов 2) Төп юнәлештән читкә чыгу аралыгы. Хәзер исә корылманың вертикаль күчәреннән тайпылышы 1,9 м тәшкил итә. Гасырлар авазы 3) Берникадәр үзгәреш. «Операция»нең бөтен детальләрен урынга чыгып нечкәләп сөйләштеләр – билгеләнгән планнан тайпылыш булырга тиеш түгел иде. Х.Ширмән. Татар телендә бу сүз семантик тайпылыш кичергән. Р.Сәфәров 4) Сәламәтлектә нормаль булмаган күренеш. Психик тайпылышлары булган кешеләрнең дә 95 проценты сулагай. Р.Вәлитова. Акыл үсешендә, тән-гәүдә торышында тегенди-мондый тайпылышлар булмасын өчен, бала белән туктаусыз шөгыльләнү, аны үзеңнән бер адымга да калдырмау кирәк. К.Җәмит 5) күч. Төп юнәлештән, максаттан читкә тайпылу күренеше; эзлексезлек. Пролетариат язучысы --- тормыштагы бөтен тайпылышларны аңлап, бөек төзелешнең һәрбер винтын карап, күреп үтәргә, һәрбер тәгәрмәчнең хәрәкәте китергән энергиянең күләмен үлчәп үтәргә тиешле. Һ.Такташ. Ә иҗат кешесе өчен андый тайпылыш фаҗигагә тиң. М.Маликова 6) күч. Билгеле карашлардан, мәсләктән читләшү, фикерне үзгәртү күренеше. Иң катгый таләп шул: идеологик, сәяси тайпылыш булмасын, советлар илендә яшәгән халыкның дөньяда иң бәхетле, ирекле булуы шик астына алынмасын, милләтчелек баш калкытмасын! Әдәбият |