ТАЙПЫЛУ ф. 1) Тик торганда яки тигез хәрәкәт вакытында кинәт бер якка яки артка хәрәкәт ясау. Кискен хәрәкәттән аяк астындагы урындык та бер читкә тайпылды, һәм Таҗи ике багана уртасында һавада асылынып калды. М.Галәү 2) Юнәлешне үзгәртү. Яшен, үзенең башлангыч юлыннан тайпылып, тәбәнәк морҗага суккан. Яшен 3) Нормадан читкә китү, чыгу. Психикасы тайпылган булгандыр? Х.Камалов 4) диал. Буын таю, каймыгу. [Мәдинәнең] сул кул имән бармагының буыны тайпылган, ди, төзәтеп була, ди фельдшер. Ш.Камал 5) күч. Билгеле бер максаттан, идеядән, тоткан юлдан читләшү, читкә китү. Мин, бераз читкә тайпылып, бернәрсәне искә төшереп узмакчы булам. Н.Дәүли. Президиум әгъзаларын сайлаганнан соң, трибунага беренче чыккан Айдарова булып Айдарова да Кадрия язып биргән тексттан беркавым да читкә тайпылмыйча гына сөйли башлады ---. В.Имамов 6) күч. Үгетләүләргә, юмалауга бирешеп, фикерне, мәсләкне үзгәртү. [Ул] Бернинди йомшатуга тайпыла торган түгел. Х.Камалов Тайпыла бару Торган саен ныграк тайпылу. Тигез, озын басуларда җир сөргәндә, бер көйгә генә келтерәп барган мотор тавышына кайберәүләр йокымсырый башлый, һәм трактор акрын-акрын гына буразнадан читкә тайпыла бара. Г.Рәхим Тайпыла башлау Тайпылырга тотыну. Горцеваның башлаган темабыздан чак кына тайпыла башлавын сизенү белән, кабат Газины телгә алдым. М.Хәсәнов. [Ул] үз вахтасы булмаса да, палубада транзистордан концерт тыңлап утырган җиреннән әледән-әле алга борчулы каранып ала һәм, баркас юлдан читкә тайпыла башласа, рубкадагыларга рульне уңга яки сулгарак тотарга команда бирә. С.Сабиров Тайпыла тору Даими, гел тайпылу. Шаярдың да читкә тайпыла тордың, ә мин исә көлүне дәвам итеп: – Син әллә бүген чит кеше белән үбештеңме? [дидем]. Ә.Баян Тайпыла төшү Бераз тайпылу. --- Үзенең акыл иясе булуына масаеп (әлеге акылның Аллаһ нигъмәте икәнен онытып), инсан Хак Тәгалә күрсәткән тугры юлдан тайпыла төште. Р.Сафин Тайпылып алу Кинәт азга гына тайпылу. Бәрәкәткә булсын дип, тустаганга беренче салынган кымызны сипкән чакта, учак ялкынының тайпылып алуы, думбра кылларыннан таралган ямансу моң --- – болар бит минем каныма, аңыма күчкән, инде мәңге кабатланмас газиз истәлекләр… Н.Нәҗми. Сукмактан тайпылып алган чакларымда, яки тиешсез «этлек» эшләсәм, әни төшемә керә дә шундый шелтәләп карый күзләремә, шабыр тиргә батып уянам. Татарстан яшьләре Тайпылып китү Кисәк, көтмәгәндә тайпылу. Көпчәкле трактор, тегермән күперен чыкканда тайпылып китеп, аска – тирән сазлыкка мәтәлә. Т.Галиуллин Тайпылып кую Кинәт тайпылу. Салих чак кына тайпылып куйды ---. Ә.Еники. Көтелмәгән сүздән отыры гаҗәпләнгән Фәтхелислам читкәрәк тайпылып куйды. Ә.Баян. Аны күргәч, Хәлимнең тәненә салкын йөгерде, ул, үзе дә сизмәстән, читкә тайпылып куйды. Г.Гыйльманов Тайпылып тору Билгеле вакытка тайпылу. Бәлкем, янәшәбездә берәрсе ярдәмгә мохтаҗдыр, ә бит мохтаҗларга ярдәм кулы сузар өчен, көндәлек мәшәкатьләр һәм проблемалардан беразга гына тайпылып тору да җитәр иде. Дуслык |