ТАЙМ-А’УТ и. ингл. спорт 1) Тайм эчендә киңәшү яисә ял итү өчен сорап алынган кыска вакытлы тәнәфес. Бер-берсенә бирешергә теләмичә, үз активларында бер үк төрле очколары булган командалар тайм-аут алды. Заман сулышы. Хәтта кунакларның тренеры алган тайм-аутлар да булышмады: хуҗалар эзлекле рәвештә очко җыюларын дәвам иттерделәр. Заря 2) күч. Буш вакыт, ял вакыты. Тыгыз эш арасындагы «йомшару» вакытларында, ягъни тайм-аутларда, кайнар мунчадан, яхшы коньяктан кәефләнеп, әйбәт түләүгә махсус чакыртылган артистлардан халык җырларын җырлата --- [ул]. Х.Мөдәррисова. --- Нәгыймә апа, ире белән киңәш-табыш итеп, башыннан кичергәнне, әле генә булып узган берәр вакыйганы сәгатькә якын түкми-чәчми сөйли, ә әтиләре Бәкер ага, сабыр гына, бүлдерми тыңлап бетергәч, тагын да биш-ун минут тайм-аут алып торганнан соң гына, «әйе, дөрес эшләгәнсең» яки «юк, ялгышкансың» дип әйтеп куя --- . Ф.Яхин |