ТАЙДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. таю . Куй, ышанма шул динсезгә, Коръәнеңнән тайдырыр, Икмәгеңне талап алыр, Үзеңне ач калдырыр. М.Җәлил

2) з.-сыз Тайдыра торган булу. Монда тайдыра

3) Оясыннан чыгару, урыныннан чыгару, каймыктыру. Йокыбай шундый итеп төчкереп җибәргән, антенна өстендәге ала мәче, егылып, койрыгын тайдырган. Ф.Яруллин. Кирәк бит димәссеңме, Нәҗип көзге каткаклыкта үз ишек төбендә егылып аягын тайдырган. А.Хәсәнов

4) күч. Билгеле бер урыннан тиз арада китәргә мәҗбүр итү яки юл кую. Үзенең колхоздан качып китүе аз иде, инде тагын Ларисаны да тайдырырга тели. М.Харлампьев

Тайдыра башлау Тайдырырга тотыну. Шуннан инде тайгак юл кат-кат тайдыра башлый, егылганчыга кадәр. З.Мурсиев

Тайдыра төшү Бераз тайдыру

Тайдырып җибәрү Кинәт тайдыру. Чынлап та, без ишә белмибез: я ишкәк калагын суга кирәгеннән артык батырабыз (ул чагында ишкәкне каерып, көчәнеп ишәргә туры килә), я ишкәк калагын су өстеннән тайдырып җибәрәбез дә Ринат белән икебез берьюлы алагаемга чайкалып китәбез, дөбердәшеп егылабыз. Т.Нурмөхәммәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә