ТАЙГАКЛА’У ф. 1) Баткак яки тайгак урында транспорт тәгәрмәчләре таеп чыга алмый яту. Билгеле бер вакытта арткы өлеше тайгаклап, автобус каршы як полосага очып чыккан. Бөгелмә авазы 2) сөйл. к. таю Тайгаклап алу Бераз тайгаклау Тайгаклап китү Кинәт тайгаклау. Заһир биленнән алып өлгермәсә, Тәнзилә, тайгаклап китеп, чалкан ук барып төшәсе иде. Р.Төхфәтуллин Тайгаклап тору Билгеле вакыт аралыгында тайгаклау; әле, хәзерге вакытта тайгаклау. Юл өсте юеш, пычрак иде. Шуңа да карамастан безнең автомашина, тайгаклап тормыйча, бик җиңел барды. Н.Фәттах Тайгаклап яту сөйл. к. тайгаклап тору Тайгаклый башлау Тайгакларга тотыну Тайгаклый төшү Бераз тайгаклау |