ТАЙГАКЛАНУ ф. Тайдыра торган булып китү, тайгакка әверелү. Аяк асты тайгакланып катты. И.Гази. Чиләкләп койган яңгыр астында тайгакланган тау битеннән ике адым да ясарга өлгермәде, аяклары таеп китеп, мәтәлеп аска тәгәрәде. З.Мәхмүди Тайгаклана бару Торган саен тайгаклану. Аяк асты торган саен тайгаклана бара. И.Гази Тайгаклана төшү Бераз тайгаклану Тайгакланып бару к. тайгаклана бара. Аяк аслары чыланып, тайгакланып бара. А.Хәсәнов Тайгакланып бетү Бик нык тайгаклану. Тыкрык үре сазланып, тайгакланып беткәнлектән (суны чайпалдырмыйча, түкмичә ташу мөмкин түгел), арбаны алып менү газапка әверелә. Ватаным Татарстан Тайгакланып китү Кинәт тайгаклану Тайгакланып тору Даими яки әледән-әле тайгаклану; әле, хәзерге вакытта тайгак булу |