ТАЙГАК с. 1. 1) Артык шома, юеш, лайлалы яки бозлавык булу сәбәпле тайдыра торган, шугак. Түрә дәгъвачың булса, йөгенеп булмас, түбә тайгак булса, менеп булмас. Мәкаль. Ялгыш орынып киткән саен, агачлардан шыбырдап су коела: аяк асты пычрак, тайгак. И.Гази 2) күч. Авыр; ышанычсыз, икеле; дөрес булмаган. Әмма баш хирург нигәдер икеле-микеле, тайгак фикерләр генә әйтте. Х.Камалов 2. и. мәгъ. 1) Тайдыра торган урын. Тайгактан баруы авыр 2) Аяк асты бозлавык вакыт. Тайгакта таяк юлдаш. Мәкаль |