ТАЙ I и. 1) Бер яшьтән ике яшькә кадәрге колын. Шул вакытта моңар иярләнгән бер тай килеп төшә. Әкият

2) диал. Колын. Яңа туган бозаулар һәм тайлар өчен махсус мичле җылы абзарлар ясалган. М.Гали. Димәк, гуннар атларны тай чакта ук яратып, үз итеп, сабырлыкка өйрәткәннәр. М.Хәбибуллин

3) Кадерләп, хөрмәтләп, яратып, якын итеп эндәшү сүзе. Карлыгач түзмәде: – Ут эчендә калдым гуй мин дә, иркә таем! Г.Ибраһимов. Тансыгым, кай җирең авырта соң, кашкалы колыным, таем! А.Хәсәнов

Тай типмәгән Үз акылында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә