ТАИФӘ и. гар. иск. 1) Фикер, мәсләк, җенес һ.б.ш.ның берлеге нигезендә тупланган кешеләр төркеме. Башка милләтләрнең мондый киләчәкләрендә халыкның язмышы хатын-кыз таифәсеннән гыйбарәт булсын. Ф.Әмирхан. Бу таифә өч мәсьәләдә үзләрен «Йолдыз»га мәгълуб саныйлар: миллият мәсьәләсе, имла мәсьәләсе һәм гәзитә чыгару мәсьәләсе. Г.Исхакый 2) Сыйныф. Һәр икебез үлгәнче --- хезмәт таифәсен коллыктан коткаруны --- изге бурыч итеп алган идек. М.Галәү 3) Кабилә, этник төркем. Җәгъфәрнең кай җирдән килгән һәм нинди таифәдән вә кем угылы икәнен белүче юк иде. Г.Тукай. Шулай да мин безнең нәсел монголларга чаклы ук инде ниндидер бер өстен таифә (каста) булгандыр дип уйлыйм. Ә.Еники. Мин үзем Пенза ягыннан, мишәрләр таифәсеннән. З.Бәшири |