ТАЗАРЫНУ ф. 1) кайт. юн. к. тазару (2 мәгъ.). Җылы өйгә кереп тамак туйдырып алганнан соң, ничектер, барысының да тазарынасы, юынасы, җиңеләеп каласы килә башлады. Г.Бәширов. Мунча кердем, тазарындым, киендем ---. Р.Ханнанов 2) Арыну. Андый вакытта күк йөзе, кара болытлардан тазарынып, кояш чыккан, йомшак җылы яктысы белән Гайниҗамалның күңелен яктырткан, шатландырган шикелле буладыр иде. Ш.Камал Тазарына бару Акрынлап тазарыну Тазарына башлау Тазарынырга тотыну Тазарына төшү Бераз тазарыну Тазарынып алу Тиз генә тазарыну Тазарынып тору Даими яки әледән-әле тазарыну; әле, хәзерге вакытта тазарыну |